Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия үзәк сайлау комиссиясе рәсми нәтиҗәләрне игълан итте


Владимир Чуров
Владимир Чуров
Җомга Русия үзәк сайлау комиссиясе дәүләт думасына депутатлар сайлауның рәсми нәтиҗәләрен җиткерде.

Комиссия рәисе Владимир Чуров белдергәнчә, дәүләт думасы сайлавында “Бердәм Русия” җиңде. Хакимият фиркасе парламенттагы 450 урынның 238нә ия, КПРФ - 92, “Гадел Русия” – 64, ЛДПР – 56 урынга мандат алды.

Үзәк сайлау комиссиясе сайлауда 65 миллион 774 мең 462 кеше катнашуын әйтте. Гомум теркәлгән сайлаучыларның 60,21 проценты теге яки бу фирка өчен тавыш биргән.

Сайлаудан соң биш фирка дәүләт тарафыннан финансланачак. Парламентка үткән дүрт фиркадән тыш “Яблоко”да елына 45 миллион сум күләмдә акча алачак.

Чуров сүзләренчә, 21 сайлау бүлегендә тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес түгел дип табылган. Үзәк комиссиягә сайлау нәтиҗәләренә бәйле 1057 шикаять килгән.
XS
SM
MD
LG