Accessibility links

Кайнар хәбәр

Осло һәм Стокһольмда Нобель бүләкләре тапшырылды


Осло-Стокһольм – Бүген Ослода Нобель тынычлык бүләген тапшыру тантанасы үтте.

Әлеге бүләккә быел өч хатын-кыз: Либерияның президенты Элен Джонсон-Серлин, хокук яклаучысы Лейма Гбови һәм Йәмән активисты Тәвәккәл Карман үз илләрендә иҗтимагый һәм сәяси процессларда катнашуы өчен лаек булды.

Аларның һәрберсенә алтын медаль, диплом һәм ярты миллион доллар күләмендә акчалата бүләк тапшырыла.

Шулай ук бүген Стокһольмда медицина, физика, химия, әдәбият һәм икътисад өлкәсендә бүләкләр тапшырылды.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG