Accessibility links

“Гадел Русия” Мироновны президентлыкка тәкъдим итте


Мәскәү – “Гадел Русия” партиясе бүген Мәскәүдә үткән корылтаенда партиянең җитәкчесе Сергей Мироновны Русия президенты урынына намзәт итеп тәкъдим итте.

Бу карар өчен 232 депутат уңай, бишесе каршы тавыш бирде.

Корылтайда чыгыш ясаган Миронов, илдәге сәяси системны үзгәртүне сайлау алды програмының төп өлеше булачагын әйтте.

Берүк вакытта “Гадел Русия” партиясенең шура рәистәше Дмитрий Гудков, бүген Мәскәүдә үткән каршылык чарасында чыгыш ясап, сайлаудагы хәрәмләшүләргә протест йөзеннән ул һәм аның фиркадәшләре депутатлык мандатыннан баш тартырга җыена дип әйтте.
XS
SM
MD
LG