Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Сазлык мәйданында үткән чарада резолюция кабул ителде


Мәскәү – Бүген Русия шәһәрләрендә узган атна дума сайлавында булган хәрәмләшүләргә каршы протест чаралары үтте.

Оештыручылар әйтүенчә, Мәскәүнең Сазлык мәйданында “Ирекле сайлаулар өчен!” дигән каршылык чарасына 100дән алып 150 меңгә кадәр кеше килгән. Киләсе тапкыр алар урамга бер миллион кеше чыгарырга вәгъдә итә.

Эчке эшләр министрлыгы катнашучылар саны 20 мең чамасы иде дип белдерә. Килгән халык мәйданга сыймагач, якындагы күпергә җыелган. Рәсмиләр күпернең ишелеп төшү куркынычы турында кисәткән.

Чарада чыгыш ясаучылар “Ирекле сайлауларны кайтарыйк!”, “Бердәм Русия – үз урыныңны бел!”, “Тавышларны кабат санарга таләп итәбез!” “Бердәм Русия" – жуликлар һәм караклар партиясе” дигән шигарләр яңгыратты.

“Новое время” басмасы мөхәррире Евгения Альбац сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару, Путин һәм Медведевның урыныннан китүен таләп итеп, имзалар җыя башларга чакырды.

Чарада соңгы сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга чакырган резолюция кабул ителде.

Мәскәү үзәге полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр министрлыгы көчләре тарафыннан уратып алынган иде. Чара барган урында күп санда хәрбиләр утырган автобуслар һәм йөк машиналары торды.
XS
SM
MD
LG