Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзәк сайлау комиссиясе Чуровны алу мәсьәләсен тикшерүдән баш тартты


Мәскәү – Русиянең үзәк сайлау комиссия әгъзалары комиссия рәисе Владимир Чуровны урыныннан алу мәсьәләсен тикшерүдән баш тартты.

Әлеге мәсьәләне үзәк сайлау комиссиясе әгъзасы – коммунистлар партиясе вәкиле Кирилл Сердюков якшәмбедә көн тәртибенә кертергә тырышты. Ул кичә Русия шәһәрләрендә үткән каршылык чаралары турында искәртте.

Берүк вакытта ул каршылык белдерүчеләр исеменнән түгел, ә коммунистлар партиясе президиумы карары нигезендә чыгыш ясавын әйтте.

Сердюков тәкъдиме күпчелек тавыш белән кире кагылды. Комиссиянең нибары ике әгъзасы уңай тавыш бирде.

Чуровны урыныннан алу мәсьәләсен тикшерүне Сердюков инде өченче тапкыр күтәрә.
XS
SM
MD
LG