Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев оппозиция таләпләре белән килешмәвен белдерде


Мәскәү – Русия президенты Дмитрий Медведев шимбә көнне Русия шәһәрләрендә үткән каршылык чараларында яңгыраган белдерүләр белән дә, шигарләр белән дә килешмәвен белдерде.

Бу турыда Медведев якшәмбедә үзенең Facebook челтәрендәге битендә язды. Берүк вакытта ул кешеләрнең үз фикерен белдерергә хокуклары булуын ассызыклады.

Медведев язуынча, ул сайлау вакытында тәртип бозулар турында барлык хәбәрләрне тикшерергә күрсәтмә биргән.
XS
SM
MD
LG