Accessibility links

Мәскәүдә оппозиция яңа митинг өчен рөхсәт сорый


Русия оппозициясе Мәскәү мэриясенә гадел сайлау таләп итеп 24 декабрьдә яңа митинг үткәрү турында мөрәҗәгать тапшырган.

Бу турыда “Теләктәшлек” хәрәкәте вәкиле Надежда Митюшкина белдерә. Митюшкина хакимият оештыручыларны әлегә рөхсәт булмый торып халыкны урам җыенына чакыруда гаепләмәсен өчен митингны оештыру урыны әлегә игълан ителми диде.

Оппозициянең Думага сайлауны яңадан үткәрү, сәяси фиркаләрне ирекле теркәү, сәяси тоткыннарны азат итү таләбе белән Манеж мәйданында һәм Сахаров проспектында 50 мең кешелек митинглар үткәрергә җыенуы турында хәбәрләр булган иде.

XS
SM
MD
LG