Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Медведев белән сайлау турында сөйләшергә тели


Европа Берлеге җитәкчеләре оппозиция тарафыннан гаделсез дип тәнкыйтьләнгән Дума сайлавы турында Русия президенты Дмитрий Медведев белән сөйләшергә җыена.

Чәршәмбе-пәнҗешәмбе Брюссельдә үтәчәк Европа Берлеге-Русия саммитында Медведев та катнашачак. Берлекнең тышкы сәясәт идарәсе вәкиле Майя Коцьянчич очрашуда Европа Берлеге җитәкчеләре бу сайлау турында һәм аннан соңгы вакыйгалар турында сүз күтәрәчәк диде.

Коцьянчич шулай ук Медведевның сайлаудагы хәрәмләшүләр тәфсилләп тикшереләчәк дигән сүзләренә хуплау белдерде.
XS
SM
MD
LG