Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО: Сүриядәге каршылыкта барлыгы биш мең кеше үлде


Берләшкән милләтләр оешмасы Сүриядә март уртасында хөкүмәткә каршы протест чаралары белән башланган каршылыкта барлыгы биш меңләп кеше һәлак булды дип белдерә.

БМО Иминлек шурасының ябык утырышында оешманың кеше хокуклары идарәсе башлыгы Нави Пиллэй барлыгы 14 меңләп кеше кулга алынган, 12 400 кеше күрше илләргә качкан диде.

Сүриянең БМОдагы вәкиле Пиллэйның бу белдерүләрен нигезсез һәм дөрес түгел дип кире какты. Сүрия хакимиятләре бу каршылыкта барлыгы бер меңләп полиция хезмәткәре һәм хәрби үтерелде, ди.
XS
SM
MD
LG