Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров: Сүриядә оппозиция һуманитар каза булдырырга тели


Сергей Лавров
Сергей Лавров
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Сүрия оппозициясе Сүрия низагына чит ил хәрби көчләрен тарту өчен илдә һуманитар каза булдырырга тырыша дип белдерде.

Лавров Сүриядәге кораллы төркемнәрнең гамәлләрен демократиягә омтылыш дип бәяләү дөрес адым түгел диде.

Русия министры шулай ук Мәскәү Сүриягә каршы чикләүләрне хупламый, чөнки кайбер аерым очракларны исәпкә алмаганда андый чикләүләр беркайчан да уңай нәтиҗә бирми дип өстәде.
XS
SM
MD
LG