Accessibility links

Медведевның Федераль җыенга мөрәҗәгате 22 декабрьдә булачак


Русия президенты Дмитрий Медведев Федераль җыенга еллык мөрәҗәгатен 22 декабрьдә ясаячак.

Сайлау нәтиҗәсендә думага керүче фиркаләр җитәкчеләре белән очрашуда Медведев парламентның түбән пулатының беренче утырышын 21 декабрьдә үткәрү турында карар имзалавын белдерде.

4 декабрьдә үткән Дума сайлавындагы хәрәмләшүләр турында сөйләшкәндә Медведев сайлау комиссияләре һәм мәхкәмәләр барлык шикаятьләрне дә тикшереп гадел карарлар чыгарырга тиеш диде.
XS
SM
MD
LG