Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Коммерсант” хуҗасы журналистларны куркытуын кире кага


“Коммерсант” нәшрият йортының иң күп хиссәләренә ия булган эшмәкәр Алишер Усманов әлеге холдинг журналистларын сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләү гаепләвен кире кагып, алар киләчәктә дә үз позицияләрен белдерәчәк, әмма тиешле рәвештә диде.

Русия премьеры Владимир Путинга карата сүгенү сүзе язылган сайлау бюллетененең фотосын бастырган өчен кичә “Коммерснт Власть” журналының баш мөхәррире Максим Ковальский вазифасыннан алынган иде.

“Коммерсант” журналистлары бүген интернетта чыгарылган ачык хатта җитәкчелекнең бу карарын куркыту гамәле дип бәяли.
XS
SM
MD
LG