Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вологда губернаторы Позгалев вазифадан китте


Русия президенты Дмитрий Медведев Вологда өлкәсе губернаторы Вячеслав Позгалевның вазифадан китү гаризасын хуплады.

Вакытлыча өлкә губернаторы вазифаларын башкаручы итеп Череповец шәһәре мэры Олег Кувшинников билгеләнде.

Өлкәне 1996 елдан бирле җитәкләгән Позгалев “Халык ышанычы бу дәрәҗәдә булганда, өлкәне җитәкләү мөмкин түгел дип саныйм”, диде.

“Бердәм Русия” фиркасе Дума сайлавында бу төбәктә 33,4 процент кына тавыш җыйган иде.
XS
SM
MD
LG