Accessibility links

Кайнар хәбәр

Борис Грызлов яңа Думага керүдән баш тарта


Соңгы ике чакырылыш Думаны җитәкләгән Борис Грызлов яңа сайланган Думада депутат мандатыннан баш тартты. Шул ук вакытта ул хакимияттәге “Бердәм Русия” югары шурасын җитәкләүне дәвам итәчәк.

Грызлов үзе һәм хезмәттәшләре ниятләгән күп нәрсәләрне тормышка ашырганлыгын, әмма Дума рәисе вазифасында өченче мөддәткә калу дөрес түгел дип исәпләвен белдерде.

Грызлов шулай ук “президент билгеләячәк урында эшләргә әзер” булуын әйтте.

Яңа Думада да сайлауда җиңүче дип игълан ителгән “Бердәм Русия” вәкиле рәислек итәчәк.

Яңа Думаның беренче утырышы 21 декабрьгә билгеләнде.
XS
SM
MD
LG