Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иерусалимда уң экстремистлар мәчет яндырды


Иерусалим үзәгендә чәршәмбегә каршы төндә ташландык мәчет яндырылды.

Мәчеткә уң экстремистлар ут төрткән дип фаразлана. Мәчет диварларына гарәпләргә һәм мөселманнарга каршы шигарьләр язылган.

Янгында яраланучылар юк, бинага зур зыян килмәгән диелә.

Узган төндә ике фәләстин авылы Ясүф һәм Хариста машиналар яндырылды, йорт диварларында үт үк карашлы язулар калдырылды.

Полиция бу эшләрне тикшерергә кереште.
XS
SM
MD
LG