Accessibility links

Европа парламенты Русиядә яңа сайлау үткәрергә чакыра


Европа парламенты Русиядә яңа, ирекле һәм гадел сайлау үткәрергә чакыра.

Бу турыда бүген Страсбургта расланган резолюциядә әйтелә.

Резолюция 4 декабрьдә үткән Дума сайлавындагы канун бозулар турындагы барлык хәбәрләрне тикшерергә чакыра.

Европа парламенты кайбер оппозицион фиркаләрнең сайлауда катнаштырылмавы сәяси көндәшлек һәм плюрализм кагыйдәләренә нык каршы килә, ди.

Европа парламенты шулай ук Русиянең дистәләрчә шәһәрендә сайлаудагы хәрәмләшүләргә каршы үткәрелгән протест чараларын хуплап, халыкның үз сүзен әйтергә хокукы бар ди.
XS
SM
MD
LG