Accessibility links

Кайнар хәбәр

Брюссель Русия сайлавындагы гаделсезлекләргә борчыла


Европа берлеге җитәкчелеге бүген Брюссельдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән үткән очрашуда Дума сайлавындагы канун бозуларга, гаделсезлекләргә борчылу белдерде.

Европа Берлеге президенты Һерман ван Ромпей сөйләшүләрдән соң матбугат очрашуында «Без күзәтүчеләрнең һәм Русия җәмәгатьчелегенең бер өлешенең канун бозулар һәм хәрәмләшүләр турындагы хәбәрләренә борчылу белән карыйбыз.

Ван Ромпей шулай ук канун бозуларга ризасызлык белдерүчеләрнең тоткарлануына да борчылу белдерде.

Медведев әлеге матбугат очрашуында Русиянең еврозонаны коткару өчен финанс ярдәме бирергә әзер булуын әйтте, әмма моның өчен нинди шартлар куелуына тукталмады.

Шулай да саммитның читендә Русия президентының икътисад мәсьәләләре ярдәмчесе Аркадий Дворкович Русиянең Халыкара валюта фонды аша еврозонага 10 миллиард доллар бирергә әзер булуын белдерде.
XS
SM
MD
LG