Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко Беларус фәннәр академиясе бюджетын нык киметә


Александр Лукашенко
Александр Лукашенко
Беларус президенты Александр Лукашенко Дәүләт фәннәр академиясенең бюджетын өчтән бер өлешкә киметергә кушты.

Бүген Мәскәүдә үткән киңәшмәдә чыгыш ясап Лукашенко “галимнәрне акрынлап улактан читләштерергә кирәк” диде һәм аларга акчаны үзләренә эшләп табарга киңәш итте.

Беларус президенты академиягә ил икътисадындагы импортны алмаштыру програмын әзерләргә кушты. Элегрәк ул чит илләрдән тавар сатып алу өчен валюта җитмәвен әйткән иде.

“Нәтиҗә булса, без конкрет эш өчен түләячәкбез”, диде Лукашенко галимнәргә.
XS
SM
MD
LG