Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырдагы бәрелешләрдә 50 кеше яраланды


Мисыр башкаласы Каһирәдә бүген полиция белән демонстрациячеләр арасындагы бәрелешләрдә кимендә 50 кеше яраланды.

Утырып протест белдерү чарасында катнашучылар берничә машинаны яндырды һәм хөкүмәт комплексы бинасы сакчыларына ташлар атты.

Полиция бу чарада катнашкан 300-ләп кешене көч белән куып таратырга маташты.

Кичә полиция утырып протест белдерүдә катнашучыларның берсен тоткарлаган иде. Соңрак аның полициядә каты кыйналуы турында хәбәрләр таралды.

Хөкүмәт бинасы каршында утырып протест белдерү инде өченче атна дәвам итә.
XS
SM
MD
LG