Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкара валюта фонды: Дөнья икътисады авыр хәлдә


Халыкара валюта фондының башкарма мөдире Кристин Лагард дөнья икътисады авыр хәлдә, һәм аны яхшырту өчен бурычка баткан Европа дәүләтләреннән алып барлык илләрнең өлеш кертүе зарур, диде.

Лагард Вашингтонда АКШ дәүләт департаментында чыгыш ясап, тәвәккәл чаралар күрелмәгән очракта, дөнья икътисадында 1930 еллардагы Бөек депрессиягә сәбәп булган хәлләр башланырга мөмкин дип кисәтте.

Лагард кайсы гына илне алма, берсе дә кризистан имин түгел диде.
XS
SM
MD
LG