Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдәге бәрелешләрдә сигез кеше һәлак булды


Каһирәдә полиция демонстрациячеләрне кыйный
Каһирәдә полиция демонстрациячеләрне кыйный
Мисыр башкаласында кичә башланган, сигез кешенең үлеменә, 300-ләп кешенең яралануына китергән бәрелешләр бүген дә дәвам итә.

Иминлек көчләре демонстрациячеләргә каршы резин таяклар куллана.

Демонстрациячеләр хакимияттәге Югары хәрби шураның үз вәкаләтләрен кичекмәстән цивиль хакимияткә тапшыруын таләп итә. Халык күтәрелеше нәтиҗәсендә февраль аенда президент Хөсни Мөбәрәк хакимияттән киткәннән бирле илне вакытлыча Югары хәрби шура җитәкли.

Мисыр премьер-министры Кәмәл әл-Ганзури илнең эчке һәм тышкы дошманнары илдә көч кулланулар оештыра, полиция белән бәрелешүче кешеләрнең инкыйлабка бер катнашы да юк диде.
XS
SM
MD
LG