Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрактан АКШ хәрбиләрен чыгару тәмамланды


Күвәйткә китүче АКШ хәрби кәрваны
Күвәйткә китүче АКШ хәрби кәрваны
АКШ Гыйрактан американ хәрбиләрен чыгару тәмамланды, соңгы АКШ хәрбиләре чик аша Гыйрактан Күвәйткә чыкты дип белдерә.

Узган төндә бер йөзләп хәрби машина кәрванында 500-ләп хәрбинең Гыйрак чүле аша Күвәйткә чыгуы хәбәр ителә.

Кичә АКШ президенты Барак Обама Ак йортта чыгыш ясап Гыйракның киләчәге хәзер аларның үз кулында диде.

Безнең хәрбиләр хәзер чик аша илдән китәргә әзерләнә. Гыйракның язмышы аның үз халкы кулында булачак, диде Обама.

АКШ хәрбиләре Гыйракка тугыз ел элек Сәддам Хөсәин хакимиятен бәреп төшерү һәм күпләп үтерү кораллары табу өчен кергән иде. Сәддам хакимияте алыштырылды, әмма күпләп үтерү кораллары табылмады.

Сугышта 4500-ләп АКШ хәрбие, йөз меңнән артык гыйраклы һәлак булды.
XS
SM
MD
LG