Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әл-Арабия”: Сүрия президенты күзәтүчеләр кертү килешүе имзалаячак


“Әл-Арабия” телеканалы, Катар хөкүмәте башлыгы сүзләренә таянып, Сүрия президенты Бәшәр Әсад илгә халыкара күзәтүчеләрне кертү килешүен имзалаячак, дип хәбәр итә.

Гумән (Оман) тышкы эшләр министры да Сүриянең Гарәп дәүләтләре Лигасы тәкъдим иткән планны кабул итәчәгенә ышаныч белдерә. Чәршәмбе көнне Лиганың Шәм-Шәрифкә куйган ультиматумы - илгә халыкара күзәтүчеләрне кертү документын имзалау вакыты чыга.

Шәм-Шәриф күзәтүчеләрне кертмәгән очракта, Лига, Сүриядә кан коюны туктату өчен, БМО Иминлек шурасына чаралар күрү үтенече белән мөрәҗәгать итәчәк.

Сүрия хокук яклаучылары әйтүенчә, иминлек көчләре һәм Әсад хакимиятенә каршылар арасында булган соңгы бәрелешләр вакытында кимендә 15 кеше һәм алты хәрби һәлак булган.

Сүрия президенты хакимияттән китәргә тиеш дигән таләпләр белән күтәрелешләр быел март аенда башланган иде. БМО шул вакыт эчендә илдә биш меңләп кеше һәлак булган дип белдерә.
XS
SM
MD
LG