Accessibility links

Кайнар хәбәр

Актауда яшәүчеләр Жанаозен шәһәреннән гаскәрне чыгаруны таләп итә


Казакъстанның Актау шәһәрендә өч меңләп кеше Жанаозен шәһәреннән гаскәрне чыгаруны таләп итеп үзәк мәйданга җыелды. France Press хәбәр итүенчә, протест белдерүчеләр бердәм рәвештә “Халыкка атмагыз!” дип шигарьләр әйткән.

Элгәре Казакъстан тышкы эшләр министрлыгы Жанаозендәге вәзгыять тулысынча тотрыкланды дип хәбәр итте. Шәһәргә комендант сәгате кертелгән.

Соңгы рәсми хәбәрләргә күрә, тәртипсезлекләр вакытында 14 кеше һәлак булган. Хокук яклаучылар исә, һәлак булучыларның күбрәк булуын белдерә. Шулай ук дистәләрчә тоткарланучылар һәм яраланучылар булуы турында да хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG