Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия чит ил күзәтүчеләрен кертергә ризалашты


Сүрия Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләрен илгә кертергә ризалык бирде. Күзәтүчеләр хөкүмәт көчләре һәм ил президенты Бәшәр Әсад хакимиятенә каршылар арасында кан коюны туктатуга йогынты ясарга тиеш.

Күзәтүчеләрне кертү килешүен бүген Каһирәдә Сүриянең тышкы эшләр министры урынбасары Фәйсал әл- Макдад һәм Лига генераль секретаре ярдәмчесе Әхмәт Бин Хәлли имзалады.
XS
SM
MD
LG