Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каһирәдәге тәртипсезлекләрдә 30-дан артык кешегә зыян килде


Бүген Мисыр башкаласы Каһирә үзәгендәге тәртипсезлекләр вакытында 30-дан артык кешегә зыян килгән. Бу хакта Мисыр сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Илнең хәзерге хәрби җитәкчелегенең хакимияттән китүен таләп иткән демонстрантлар белән иминлек көчләре арасында бишенче тәүлек бәрелешләр дәвам итә. Оппозициядәгеләр халыкның протест белдерү урыны булган Тәхрир мәйданын үз кулында тотарга тырыша. Бу мәйданда февраль аенда халык күтәрелешләреннән соң Хөсни Мөбәрәк президентлыктан китәргә мәҗбүр булган иде.

Каһирәдә соңгы биш көн дәвам иткән чуалышларда кимендә 12 кеше һәлак булды. Хакимияттәге хәрби шура бу хәлләрне хөкем итеп, тәртипсезлекләрне илдәге вәзгыятьне тотрыксызландыру өчен “Мисыр дошманнары”ның планнарын тормышка ашыру дип атады.
XS
SM
MD
LG