Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез тикшерү: “ЮКОС-ка карата икенче җинаять эше” карары уйдырма


Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы “ЮКОС-ка карата икенче җинаять эше” карары уйдырма дип саный. Шура утырышында Конституция мәхкәмәсенең элекке хөкемдары Тамара Морщакова, ЮКОС-ның элекке башлыкларының эшчәнлеген җинаять кылган дип тану өчен канунда нигезләмәләр юк, дип белдерде.

Морщакова сүзләренчә, тикшерүчеләр ЮКОС төзегән килешүләр канунның бөтен таләпләренә дә туры килә һәм бәя төшерелгән дип дәлилләү хилафлык була.

Тикшерүчеләр ЮКОС эшенең сәяси якларын карамаган.

Узган ел ахырында Михаил Ходорковский һәм Платон Лебев нефть урлауда һәм керемнәрен канунсыз рәвештә рәсмиләштерүдә гаепләнеп 13 елга төрмәгә ябылган иде.
XS
SM
MD
LG