Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сергей Иванов Русия президенты хакимияте башлыгы итеп билгеләнде


Сергей Иванов
Сергей Иванов
Русия вице-премьеры Сергей Иванов президент хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Русия президенты Дмитрий Медведев бу хакта күрсәтмә имзалады. Иванов хөкүмәт башлыгы урынбасары вазифасыннан азат ителде.

Элек президент хакимияте башлыгы булып эшләгән Сергей Нарышкин Русия Дәүләт думасына киткәч, Владислав Сурков бу вазыйфаларны башкаручы итеп куелган иде. Нарышкин парламентның түбән пулаты рәисе итеп сайланды.
XS
SM
MD
LG