Accessibility links

Иран Һормуз бугазында 10 көнлек хәрби күнегүләр үткәрәчәк


Иранның хәрби флоты халыкара сулык булган Һормуз бугазында 10 көнлек хәрби күнегүләр үткәрәчәк. Хәрби флот башлыгы адмирал Хәбибулла Сәяри, илнең дәүләт телевидениесенә күнегүләр шимбә башланачак, дип белдерде.

Сәяри Иран мәгълүмат чараларының Һормуз бугазы шуңа күрә тулысынча ябылачак дигән хәбәрләрен кире какты.

Оман һәм Фарсы култыкларын тоташтыручы тар гына Һормуз бугазы аша дөньяда диңгез юлы белән ташылган нефтьнең 40%-ка якыны уза. Иран Һормуз бугазында хәрби күнегүләрне 2006 елдан бирле һәр ел саен үткәреп килә.

XS
SM
MD
LG