Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халкының өчтән бердән күбрәге протест чарасында катнашырга әзер


“Җәмәгатьчелек фикере” фонды үткәргән сораштыру әнә шундый нәтиҗә биргән.

24 декабрь көнне Русиянең төрле шәһәрләрендә 4 декабрьдә Дәүләт думасына булган сайлау нәтиҗәләренә протест белдереп ризасызлар чаралары узачак. Мәскәүдә күп меңнәрчә кеше катнашачак митинг Сахаров мәйданында булачак. Аны оештыру өчен өч миллионлап акча җыелган. Интернетка билгеле шәхесләрнең нигә бу чарага барачаклары турында әйтелгән язмалары куела.

Чара вакытында полиция эшен хокук яклаучылар һәм Җәмәгать пулаты вәкилләре күзәтәчәк.

24 декабрь көнне Казанда каршылык чарасы ике урында: берсе - Меңъеллык мәйданында, икенчесе - “Казан” милли-мәдәни үзәге каршындагы мәйданда булачак, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG