Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шаян интернетчылар Чуровны эшеннән алды




Интернет, аерым алганда социаль челтәрләр, Русиянең сәяси тормышында торган саен ныграк урын ала бара. Виртуаль тормыш еш кына реаль тормышны уздырып та җибәрә. Интернет кулланучылар кайвакыт түрәләрнең кулыннан килмәгән эшләрне дә җиңел генә эшләп ташлый.

Интернеттагы "Пранк.ру" порталының бер кулланучысы Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуровка шалтыратып, үзен президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович дип таныткан һәм Чуровка аның вазифасыннан читләтелүе турында кайгылы хәбәр җиткергән. Чуров, җитәкчелек ничек куша, шулай эшләячәген әйткән.
XS
SM
MD
LG