Accessibility links

Төркия Франция белән хәрби хезмәттәшлеген туктата


Рәҗәп Эрдоган
Рәҗәп Эрдоган
Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган илнең Франция белән хәрби хезмәттәшлеген туктатканлыгын белдерде. Аның сүзләренчә, Франция хәрби очкычларына Төркиягә төшү тыела һәм Франциянең хәрби флоты алга таба Төркия портларын куллана алмый.

Франция парламентының түбән пулаты, I дөнья сугышы вакытында Госманлы империясендә әрмәннәр геноцидын кире какканнарны җинаять җаваплылыгына тарту турында канун өлгесен хуплагач, Төркия үзенең илчесен чакырып алган иде инде.

Франция парламентындагы түбән пулатның карары Төркиянең ачуын чыгарды. Канун өлгесен тикшерү барганда Франциядә яшәүче дүрт меңләп төрек ватандашы парламент бинасы янына протест белдерергә җыелды.

Канун өлгесе 2012 елның февраленә кадәр парламентның югары пулаты – Сенатта каралырга тиеш. Бу канун көчкә керсә, геноцидны танымаучылар зур сумнарга штраф түләргә, яки бер елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Холокостны инкарь итүчеләргә Франциядә шуңа ошаш җәза бирелә.

Франциядә ярты миллионга якын әрмән яши.
XS
SM
MD
LG