Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прагада бүген Вацлав Һавел җирләнә


Вацлав мәйданында Һавел истәлегенә куелган шәмнәр
Вацлав мәйданында Һавел истәлегенә куелган шәмнәр
Прагада бүген Чехсловакия һәм Чехиянең элекке президенты, илдә коммунистлар режимына нокта куйган “бәрхет инкыйлабы” лидерларының берсе - Вацлав Һавел җирләнә.

Һавел 75 яшендә 18 декабрь көнне вафат булды. Җеназада чит илләрнең лидерлары, шул исәптән, Франция президенты Николя Саркози, Британия хөкүмәте башлыгы Дэвид Кэмерон, Польша һәм АКШ-ның элекке президентлары Лех Валенса, Билл Клинтон, Кушма Штатлар дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да катнашачак.

Драматург, диссидент Вацлав Һавел “бәрхет инкыйлабы”ннан соң Чехсловакия президенты итеп сайланды. 1993 елдан 2003 елга кадәр Һавел Чехия президенты булды.
XS
SM
MD
LG