Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия башкаласында шартлауда 30-дан артык кеше һәлак булды


Сүрия башкаласы Шәм-Шәрифтә булган ике шартлау нәтиҗәсендә 30-дан артык кеше һәлак булды, кимендә 55 кеше яраланды. Бомбалы машиналар иминлек хезмәте идарәләре урнашкан ике бина янында шартлатылган.

Сүрия дәүләт телевидениесе әлеге шартлауларны “Әл-Каидә” интихарчылары оештырган, дип хәбәр итте.

Террор гамәлләре Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләре Сүриягә килергә әзерлек эшләре барганда булды. Лига вәкилләре кризисны җайга салганда килешү үтәлешен күзәтәчәк.

Сүрия тышкы эшләр министры Вәлит Мөгаллим, илдәге тәртипсезлекләрне кораллы террорчылар оештырганны күзәтүчеләр раслар, дип ышаныч белдерде.

Сүрия активистлары илгә күзәтүчеләр килүгә протест белдереп чарага чакырды. Алар Гарәп дәүләтләре лигасы күзәтүчеләре БМО Иминлек шурасының Сүриядәге вәзгыятькә катнашуына комачаулык кына ясаячак дигән фикердә тора.
XS
SM
MD
LG