Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ, Япония һәм Европа берлеге илләре БМО-да Төньяк Кореяга мөнәсәбәттә минутлык тынлыкка кушылмады


Кушма Штатлар, Япония һәм Европа берлегенең беркадәр илләре БМО Генераль ассамблеясендә Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ирны минутлык тынлык белән искә алуга бойкот белдерде.

France-Presse хәбәр итүенчә, бу бойкотка Британия, Франция, Германия һәм Европа берлеге илләренең күпчелеге кушылган.

БМО Генераль ассамблеясе рәисе Насир Габдел Гәзиз ән-Нәсир сүзләренчә, минутлык тынлык Төньяк Корея үтенече белән игълан ителгән.

Мәгълүмат агентлыклары хәбәр итүенчә, чит ил дипломатлары бу үтенечне урынсыз дип белдерде. БМО Иминлек шурасында Ким Чен Ирны минутлык тынлык белән искә алу кире кагылды.

Төньяк Кореяның атом програмына мөнәсәбәттә Иминлек шурасы чикләүләр керткән иде.
XS
SM
MD
LG