Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” Сүриядә эшчәнлеген туктата


“Татнефть” башлыгы Шәфәгать Тәһәүтдинов белдерүенчә, хәзер Сүриядә бөтен эшчәнлек тә тукталган, анда бары тик офис хезмәткәрләре генә калган.

“Татнефть”нең Либиядәге бизнесына килгәндә, сәяси вәзгыять мөмкинлек бирүгә үк ширкәт андагы эшчәнлеген дәвам итәчәк. “Татнефть” Либиядәге 14 нефть табу коесы бораулау өчен 265 миллион доллар бүлгән. Либиядәге "Татнефть" җиһазларына талаучылар зыян салган. Тәһәүтдинов сүзләренчә, Либия ягындагы хезмәттәшләре зыян капланачак дип вәгъдә иткән.
XS
SM
MD
LG