Казакъстанның Мангистауст өлкәсендә 16 кеше Жаңаөзендәге тәртипсезлекләрдә катнашкан өчен кулга алынган. Бу хакта Мангистауст мәхкәмәсе белдерә. Кулга алынганнарга җинаять гаепләве белдерелгән.
Узган атнада Жаңаөзендә һәм шулай ук Шетпе авылында да күп кеше катнашында тәртипсезлекләр булган иде. 16 кеше һәлак булды, йөздән артык кеше яраланды. Илнең эчке эшләр министрлыгы тәртипсезлекләрне нефть ширкәтеннән эштән алынганнар оештырган дип белдерә.
Май аенда җитәкчелек белән килешмичә каршылык чаралары оештырганга ике меңләп хезмәткәр эштән җибәрелгән иде. Ул вакытта эшчеләр хезмәт хакларын арттыруны таләп итте.