Accessibility links

Төрле конфессиядәге христианнар Раштуаны бәйрәм итә


Дөньяда төрле конфессиядәге христианнар бүген Григориан календаре белән Раштуаны бәйрәм итә.

Рим Папасы Бенедикт XVI Ватиканда Изге Петр чиркәвендә Раштуа гыйбадәтен алып барды.

Христос туган урын – Үрдүннең Көнбатыш ярындагы Бәетләхемгә (Вифлеем) быел дистә меңнәрчә кеше җыелды. Андагы гыйбадәт вакытында “Гарәп язы” дип аталган вакыйгалар булган илләрнең лидерларын зирәклеккә, сабырлыкка һәм риясызлыкка чакыру яңгырады.
XS
SM
MD
LG