Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нигериядә чиркәүләрдә шартлауда кимендә 25 кеше һәлак булган


Соңгы хәбәрләргә күрә, Нигерия башкаласы Абуҗадагы католик чиркәвендә һәм илнең үзәк өлешендәге Җос шәһәрендәге гыйбадәтханәдә шартлауларда кимендә 25 кеше һәлак булган.

Бу шартлауларны исламчы “Боко Хәрәм” төркеме үзе оештырганны әйтә. Аның вәкиле якшәмбе көнне бу хакта Нигериянең төньягында чыгучы газетка белдерде. Илнең бу өлешендә күпчелеге мөселманнар яши.

Шулай ук илнең төньяк-көнчыгышындагы Йобе штатында да ике шартлау булганлыгы хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG