Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удальцовны яклаучы Ярослав Никитенко 10 тәүлеккә кулга алынды


“Яшәү тирәлеге” исемле экологик хәрәкәт активисты, кичә оппозиционер Сергей Удальцовны яклау чарасында тоткарланган Ярослав Никитенкога 10 тәүлек административ кулга алыну җәзасы билгеләнде.

Бүген Twitter микроблогларында чыккан хәбәрләргә караганда, Никитенконы адвокатларсыз һәм шаһитләрсез хөкем иткәннәр.

Никитенко кичә Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсе янындагы протест чарасында тоткарланды. Ул полиция хезмәткәрләренә буйсынмауда гаепләнде.
XS
SM
MD
LG