Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә халыкара күзәтүчеләр алдында демонстрацияләр дәвам итә


Сүриянең Һомс шәһәрендә президент Бәшәр Асад хакимиятенә каршы демонстрациягә 20 меңнән артык кеше чыкты. Бу турыда Британиядәге Сүрия кеше хокукларын яклау үзәге вәкилләре белдерә.

Бүген Һомста Гарәп лигасы илләре күзәтүчеләре эшли башлады.

Сүрия армиясе бу шәһәрдән 11 танкын чыгарды, әмма анда әле шактый санда танклар калды.

Узган бер тәүлек эчендә Һомста иминлек көчләре белән бәрелешләрдә 34 кеше һәлак булды.

Сүрия низагын чишү планы булдырган Гарәп лигасы илләре күзәтүчеләренең 50 кешелек беренче төркеме илгә дүшәмбе көнне килде.

Бәшәр Әссад хакимиятенә каршы март аенда башланган күтәрелештә, БМО исәпләвенчә, барлыгы биш меңнән артык кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG