Accessibility links

Кайнар хәбәр

Магнитский үлеме турында җәмәгать тикшерүе нәтиҗәләре президентка тапшырылды


Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы рәисе Михаил Федотов Сергей Магнитский эше турында җәмәгать тикшерүе нәтиҗәләрен президент Дмитрий Медведевка тапшырды.

Федотов тикшерүдә Русиядән дә, чит илләрдән дә белгечләр катнашканлыгын әйтте. Аерым алганда, бу документта Hermitage Capital фонды юристы Магнитский үлеме турындагы ике эшне берләштерү зарурлыгы әйтелә. Магнитский 2009 елның ноябрендә Мәскәү тикшерү изоляторында үлгән иде.

Ул дәүләт казнасыннан акча урлау схемасын фаш иткәннән соң салымнан качуда гаепләнеп кулга алынды.

Ноябрь аенда изоляторда эшләүче, Магнитский үлеменә катнашы булуда гаепләнүче ике табиб эшен тикшерүнең тәмамлануы игълан ителде. Төп эшне тикшерү әле дәвам итә.
XS
SM
MD
LG