Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Никитенко һәм Удальцов шикаятьләрен канәгатьләндермәде


Мәскәүнең Тверь мәхкәмәсе оппозиция активисты Ярослав Никитенкога карата 10 тәүлек административ кулга алу карары нигезле дип тапты.

Никитенконы “Сул фронт” хәрәкәте координаторы Сергей Удальцовны яклап рөхсәтсез җыенда катнашкан өчен кулга алуга каршы мөрәҗәгать кире кагылды.

Тверь мәхкәмәсе Сергей Удальцов шикаятен карауны Удальцов мәхкәмә утырышында катнаша алмау сәбәпле 7 гыйнварга кичектерде. 4 декабрьдә кулга алынганнан соң озак вакыт ачлык тоту нәтиҗәсендә сәламәтлеге начарайган Удальцов әле дә хастаханәдә кала.

Бүген мәхкәмә янында Удальцов һәм Никитинкога теләктәшлек белдереп берничә дистә кеше җыелды.
XS
SM
MD
LG