Accessibility links

Кайнар хәбәр

Днестр буеның яңа җитәкчесе күршеләр белән якынаерга тели


Евгений Шевчук
Евгений Шевчук

Сепаратист Днестр буе республикасы президенты булып сайланган Евгений Шевчук күрше илләр белән мөнәсәбәтләрне яхшыртырга җыена.


Молдовадан аерылырга теләүче Днестр буе республикасында үткән икенче тур президент сайлауда яшь сәясәтче һәм эшмәкәр Евгений Шевчукның җиңүе бу күптән туңдырылган низагны чишүгә өметләрне яңартып җибәрде.

Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Петр Денисенко элекке парламент рәисе Шевчукның хәзерге парламент рәисе, Мәскәү яклавына ия Анатолий Каминскийны җиңүен игълан итте.

Икенче тур сайлауда Шевчук 73,88 процент тавыш җыйса, Каминскийны сайлаучыларның 19,67 проценты гына яклаган.

43 яшьлек эшмәкәр һәм сәясәтче үзенең сайлау алды көрәшен Днестр буе республикасында яшәүче ярты миллион кеше ирекле хәрәкәт итә алсын өчен Молдова белән бәйләнешләрне ныгыту максатына нигезләде.

Сишәмбе көнне ул үзенең беренче адымы “кешеләрнең һәм тауарларның ирекле хәрәкәт итүен тәэмин итү өчен күршеләр (Молдова һәм Украина) белән эшләү” булачагын игълан итте.

Шевчук шулай ук журналистларга бу җиңү Европадагы иң ярлы төбәкләрнең берсендә икътисади һәм сәяси үзгәрешләр теләге арта баруын күрсәтә диде.

“Бу саннар халыкның хәзерге вазгыятьтән, хәзерге кыенлыклардан арган булуын һәм аның икътисадтагы, социаль сәясәттәге хәзерге хәлне үзгәртүче чын гамәлләр көтүен күрсәтә. Кешеләр чын үзгәрешләр көтә. Ышанычның шундый чикләнгән булуы боларны кыска вакытта башкаруны таләп итә”, диде Шевчук.

Молдова һәм Днестр аръягындагы Днестр буе республикасы
Молдова һәм Днестр аръягындагы Днестр буе республикасы
Молдованың Днестр аръягында, Украина белән чиктәш озынча булып сузылган бу өлеше Молдовадан аерылу хәрәкәтен 1990 елда, әле совет чорында ук башлаган иде.

Мәскәүдән яклау алып килүче Днестр буе республикасы 1992 елда хәтта Молдова белән кыска вакытлы, әмма канлы сугыш та алып барды. Ул чакта бу сепаратист төбәккә Мәскәү үз гаскәрләрен кертеп урнаштырды.

Шевчук Днестр буе республикасының рәсми хәбәр агентлыгы Олвия пресска президент буларак беренче адымнарыннан берсе Днестр буе белән Молдова арасында чик аша үтүне гадиләштерү булачагын әйтте.

Төбәкне ике дистә елдан артык җитәкләгән Игорь Смирнов беренче тур сайлауда өченче урынга гына калды һәм икенче тур сайлауда катнаша алмады. Моны кайберәүләр Мәскәүнең аның үз ярдәменнән ташлавы нәтиҗәсе дип бәяләде.

Мәскәү бу сайлауда Каминскийны Смирнов белән Шевчуктан өстенрәк күрүен сиздергән иде.

Бүген Каминский җиңелүенә карамастан, Шевчук белән бергә эшләргә эзер булуын әйтте.

Анатолий Каминский сайлау алды көрәшендә Владимир Путин сүрәтен кулланды
Анатолий Каминский сайлау алды көрәшендә Владимир Путин сүрәтен кулланды
“Мин Игорь Николаевич белән хезмәттәшлек иткән кебек, аның белән дә хезмәттәшлек итәргә җыенам. Мин хакимиятнең канун чыгару тармагын вәкиллек итәм. Һәм безнең уртак мәнфәгатьләр шиксез днестр буендагыларга файда китерү. Конструктив мөнәсәбәтләр урнаштырачакмын”, диде Каминский.

Молдова Шевчукның җиңүе төбәктә күптәнге сепаратизм проблемын чишүгә ярдәм итәр дигән өметен белдерде.

Шевчук Молдова белән көрчеккә терәлгән сөйләшүләрне башларга әзер булуын әйтте. Шул ук вакытта ул төбәкнең бәйсезлек декларациясеннән чигенергә җыенмавын да белдерде. 2006 елда үткән референдумда Днестр буе республикасы зур күпчелек белән Молдовадан бәйсез булып калу һәм Русиягә кушылу өчен тавыш бирде.

Сишәмбе көнне Шевчук "Русия республиканың төп стратегик партнеры булып калачак" диде һәм беренче чит ил сәфәренең Мәскәүгә булачагын әйтте.

Дөньяда бер ил дә танымаган бу төбәк Мәскәүдән финанс һәм сәяси ярдәм нәтиҗәсендә көн күреп килә. Төбәктә әле дә Русиянең мең ярым хәрбие тора.

Шевчукның инаугурациясе 30 декабрьдә булачак.
XS
SM
MD
LG