Accessibility links

Тувада зилзилә нәтиҗәләрен тикшерү дәвам итә


Тува республикасында кичә булган көчле җир тетрәүдән соң бүген гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде.

Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Себер төбәк үзәге башлыгы Владимир Светельский Тува республикасына очкычлар белән коткаручылар китерелгәнлеген белдерде.

Республика башкаласы Кызылга мең кеше сыйдырышлы күчмә шәһәрчек китерелде.

Тувада җир тетрәү еш булса да, мондый көчле зилзиләнең күзәтелгәне юк иде әле. Беренче тикшерүләргә караганда, корбаннар һәм җимерелүләр юк. Күперләрне, электр челтәрләрен, торак йортларны тикшерүләр дәвам итә. Әлегә Кызылда һәм үзәк районнарда диварларның ярылуы, савыт-сабаның һәм йорт җиһазларының ватылуы гына теркәлгән.
XS
SM
MD
LG