Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия төрмәләреннән 750 демонстрацияче чыгарылды


Сүриянең рәсми САНА хәбәр агентлыгы хакимияткә каршы протестлар барышында кулга алынганнарның 750-дән артыгы иреккә чыгарылды дип белдерә.

Иреккә чыгучылар арасында “куллары канга буялганнар” юк диелә.

Тоткыннарны иреккә чыгару Гарәп лигасы оешмасының Сүрия низагын чишү планында булган шартларның берсе.

Димәшкнең бу планны ничек үтәвен күзәтү өчен пәнҗешәмбе көнне Сүриягә Гарәп лигасы илләре күзәтүчеләре китерелә башлады.
XS
SM
MD
LG