Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин сайлауга кадәр президент булу мөмкинлеген кире кага


Русия премьер-министры Владимир Путин киләсе язда үтәчәк президент сайлауга кадәр президент вазифаларын үтәү тәкъдимен кире какты.

Путин журналистлар белән очрашуда “без бу турыда сөйләшмәдек” диде. Путин 4 мартта үтәчәк президент сайлауга кадәр премьер-министр вазифасыннан китеп президент вазифасын үтәүгә күчә ала дигән имеш-мимешләр таралган иде.

Путин дума сайлау нәтиҗәләрен гамәлдән чыгаруны таләп итүчеләр белән диалог мөмкинлеген кире кагып алар арасында сөйләшүләр алып барырлык уртак бер җитәкче юк диде.
XS
SM
MD
LG