Accessibility links

пәнҗешәмбе, 25 май 2017, Казан вакыты 08:13
Русия президенты Дмитрий Медведев төбәк башлыкларының халык тарафыннан сайлануы турындагы канун өлгесен Дәүләт думасына 15 февральгә кадәр кертергә кушты. Бу турыда президентның матбугат хезмәте белдерә.

Бу документны әзерләү өчен җаваплы итеп президент идарәсе башлыгы Сергей Иванов билгеләнде. Думага сайлау тәртибен үзгәртү турында канун өлгесен әзерләүне контрольдә тоту да Ивановка йөкләнде.

Төбәк башлыкларын хакимияткә китерүнең һәм дума сайлауның яңа тәртибен булдыруны узган атнада Федераль җыенга еллык юлламасында президент Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде.

Ул төбәк башлыкларының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануын һәм депутатларның сайлаучылар белән бәйләнешен ныгыту өчен Думада 225 бүлгенең пропороциональ вәкиллек ителүен кертергә тәкъдим итте.

XS
SM
MD
LG