Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төньяк Корея "яраткан җитәкчесе" белән хушлаша


Төньяк Корея Ким Чен Ир белән хушлашты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:30 0:00

Пхеньян урамнарына юлбашчыны озатырга меңнәрчә кеше чыкты. Төньяк Кореяга нигез салган әтисе вафатыннан соң ил белән 17 ел идарә иткән Ким Чен Ир 17 декабрьдә 69 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Аның төпчек улы Ким Чен Ын “бөек варис” дип аталды.

Төньяк Корея 17 декабрьдә вафат булган җитәкчесе Ким Чен Ир белән хушлаша. Халык елый-елый яңа авыр тормышка кереп бара.

Төньяк Корея үзенең 17 декабрьдә вафат булган җитәкчесе Ким Чен Ир белән хушлаша. Иртәгә илкүләм хушлашу йоласының соңгы көне.

​Дәүләт телевидениесе кар явып торган Пхеньян урамнарында табутка салынган “яраткан җитәкче” белән хушлашырга чыккан дистәләрчә мең кешене күрсәтте.

Хакимиятне 1994 елда үз атасы Ким Ир Сеннан алган Төньяк Корея юлбашчысы 69 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды.

Илне корыч кул белән идарә иткән җитәкченең бик зур сурәте куелган машина узганда рәт-рәт булып тезелгән солдатлар башларын иде, халык үксеп елады.

Дәүләт телевидениесе кар белән капланган Ким Ир Сен мәйданында бер солдаттан кичерешләрен сорады.

“Кар күз яшьләре кебек тукталмыйча ява да ява. Без күктән төшкән бөек кешене, генералыбызны югалтканда күкләр дә еламыйча ничек түзә алсын ди? Безне генералдан үлем аерганда кешеләр дә, таулар да һәм күк тә, барысы да кан елый. Кадерле югары җитәкчебез!” – диде исеме аталмаган солдат.

Ким Чен Ын
Ким Чен Ын
Үлгән җитәкченең табуты куелган машина яныннан аның яңа җитәкче итеп билгеләп калдырган өченче улы Ким Чен Ын да елый-елый атлады.

Бу җеназада чит ил җитәкчеләре катнашмый.

Ким Чен Ир белән илкүләм хушлашу йоласы пәнҗешәмбе көнне тәмамлана.

Матәм йоласы тәмамланганнан соң Ким Чен Ирнең җәсәден бальзамлап атасы Ким Ир Сен мәете саклана торган төрбәгә куячаклар.

Дөнья киләсе елда Төньяк Кореядагы хәлләрне зур кызыксыну белән күзәтәчәк. Төньяк Корея 2012 елда “көчле һәм чәчәк атучы” илгә әвереләчәген игълан иткән иде. Әмма хәзер, дөньяда диктатуралар җимерелә барган чорда хакимият яшь һәм сыналмаган җитәкчегә күчә.

Күп кенә күзәтүчеләр соңгы 20 елда “артка таба бөек марш” кичергән дип бәяләгән илдә вазгыятьне яхшырту өчен мөмкинлекләр бик аз күренә. Атом коралына ия булган, хәрби көчләре бер миллион 200 меңгә җиткән илдә халыкның күпчелеге бик ярлы хәлдә.

БМО исәпләвенчә, Ким Ир Сен чоры белән чагыштырганда Төньяк Кореяда кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 3 ярым елга кимегән.

Күп кенә күзәтүчеләр яңа җитәкче Ким Чен Ын да атасы Ким Чен Ирнең “хәрби йодрык” сәясәтен дәвам итәчәк, ил халкы яңа авырлыклар кичерәчәк дип исәпли.

Ким Чен Ир җеназасы. Икенче көн

29 декабрь Пхеньян мәйданында Ким Чен Ир белән хушлашу мөрәсимендә 100 меңләп кеше катнашты. Чарада мәрхүмнең төпчек улы, “бөек варис” Ким Чен Ын чыгыш ясады.

Ким Чен Ир җеназасы. Икенче көн
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:31 0:00
XS
SM
MD
LG