Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңаүзәндә халыкка аткан полиция хезмәткәрләренә җинаять эше ачылды


Казакстанның Яңаүзән шәһәрендә декабрь уртасындагы чуалышларда кешеләргә утлы коралдан аткан полиция хезмәткәрләренә карата җинаять эшләре ачылды.

Баш прокуратура белдерүенчә, “вәкаләтләр кысаларыннан чыгып утлы корал куллану” маддәсе нигезендә эш ачканнар. Ничә полиция хезмәткәренең шикләнелүе турында әйтелми. Гаепле дип табылган очракта аларга 10 елга кадәр төрмә яный.

Яңаүзәндә һәм якындагы Шетпе бистәсендә чуалышлар нәтиҗәсендә 17 кеше һәлак булды, йөздән артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG